Создать сайт
Понравился? Нажмите -
@ADVMAKER@

Балаларны аерым ярату турында

Дөньяда башка берни белән дә чагыштырып булмый торган бер ярату бар. Аңа тиңдәш мәхәббәт юк. Әйе, балага мәхәббәт бу. Аларны үзеңнән дә артык яратырга ярамый дисәләр дә, бигрәк тә ана йөрәге бу очракта бернинди канунга, бернинди чикләүгә дә буйсынмый шул. Карыныңда яралганнан бирле, йөрәгеңнең үзәгенә кереп утырган бала ул инде синең бөтен барлыгыңа әйләнә. Яшәешеңә, тормышыңа, уй-хисләреңә йогынты ясый алучы иң зур көч тә ул. Күзгә күренмәгән мең, юк, миллион, әле аннан да күбрәк җепләр белән тоташкан бу ике йөрәк бер-берсенең ниләр кичергәнен синхрон төстә сизәргә тиеш кебек. Тик кызганыч, күп очракта бизмән ана йөрәге ягында... Бәлки балаларыбызны ярата ,тигез күрә, аларга гадел була белмибездер һәм бөтен сәбәп тә шундадыр? Күпчелек гаиләләрдә бу уңайдан язылмаган бер закно яши: әти-әни арасында балаларны... бүлешү бара. Рәсми төстә түгел. Әмма ахыргы нәтиҗәсе аннан да яманрак булган, беркая теркәлмәгән бүлешү.”Минеме”, “синеке”нә.Үзләренә күрә мең төрле сәбәбе дә табыла.. Әйтик, әти кеше малай көткәне, шул сәбәпле, аңа улы якын. Әни кеше, киресенчә, “сердәш”ен- кызын “тарта”. Яки инде монысы0 төпчек, безне караучы, картлыгыбызга йметебез, дип “капчык төбе”нә аерым игътибар, наз күрсәтәләр һәм, киресенчә, иртә кул арасына керде дип баш балага өстенлек бирәләр.Яки инде монысы миңа охшаган, монысының характеры нәкъ минеке һ.б. Әти-әни сәбәбен табып кына тора.Тик дөрес эшлибезме соң? Баланы әти-әни дә аерса, араласа,җәмгыять нишләтер? Тикмәгәмени хәдистә дә :”Аллаһтан курыксагыз, балаларыгыз арасында гадел хөкемне булыгыз”, диелмидер. Әни кешелә өчен күп очракта баланың кызы-улы юк анысы.Уртак бер төшенчә йөрәк каныннан яралган бала сүзе генә бар. Ә менә әтиләр еш кына уллары тууын тели.Янәсе, кулалмаш, нәсел дәвамчысы.Тик әти кеше нәкъ менә “кыз булып туган өчен генә”кызын читкә кага, улын тарта башлый икән, билгеле,аңа йөрәге “читкә тибәрелгән бала”га икеләтә наз бирергә ашыга.Һәм үзеннән-үзе бүленеш килеп чыга.Мондыйларны ишеткәндә мин еш кына әтине мисалга китерәм.Ул, мәрхүмкәй, дүртенчебезгә кадәр малай көткән. Тик өметләре акланмаган-кызлар туа торган.Кыз туган хәбәрне ишеткән саен, әй, безгә кемне бирерләр инде, дигән әти, безне бер күрү белән, бу үпкәсен оныта барган.”Дүртебезгә дә кызым дия иде, ялгышып булса да, беребезгә дә исем белән эндәшмәде”,- дип искә ала бүген апалар. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта дисәк тә, андый гаиләләрдә сүз чынбарлыктан аерыла шул.Тик балаларны аеруның әле юньлегә илткәне юк.Тирә-ягыгызга күз салыгыз әле:итәк тулы яки ике бөртек баласының берсенә, ни дип кенә булса да,бераз өстенлек биргән әти-әни аңардан ни күрә? Әйе-әйе,әлеге “сукыр мәхәббәт”нәкъ менә синхрон җавапсыз кала.Алай гына да тугел, киресенчә, ачы җимешен бирә... Югыйсә әти-әни моны ниндидер начар ният белән дә эшләми кебек.Шушы урында реаль чынбарлыктан, тормыштан конкрет мисаллар китерәсем килгән иде.Тик “безне язгасың” дип үпкәләүчеләр күп булыр дип тукталдым. Мисалларны һәркем үзе тирәюненнән эзләсен.Берне түгел, күпне табар,чөнки тормышта безнең бу ялгышларыбызның мең төренә мең дә бер мисал әзер. Алар артык күп. Мөгаен, үзебез гомер биргән балаларга без иң элек гадел мөнәсәбәт күрсәтә белергә тиештер.Бу тискәре мисаллар белән безне “өстәгеләр” кисәтергә, уйландырырга, уятырга тели булса кирәк. Әле бит балаларны аз гына аеру яки кагуның тагын бер бик начар ягы бар: бу адымыбыз белән безбелмичә һәм уйламыйча балаларыбыз арасына чөй кагабыз, туганлык хисләрендәге кайбер күренмәс җепләрне үз кулларыбыз белән өзәбез. Әллә ниләр уйлап чыгарма эле, дисезме? Соң,уйлап карагыз, кем дә кем “артык кашык” яки “күгәрченнәр арасында чәүкә” булып куренергә тели икән? Бала бумөнәсәбәтне сизми дип уйласак, айһай, бик ялгышабыз. Сабый мондый “фальш “ны биктиз эләктереп ала.Әле никадәр тигез күрергә тырышсаң, тигез яратсаң, гадел булсаң да,ике бала арасындагы бәхәстә ике тапкыр рәттән берсен( гәрчә, хаклык синең якта булса да) якласаң, икенчесе барыбер:”Һаман аны яклыйсың”,-диячәк. Ә әйтми калган, күңеле, җаны әрнегән чаклары күпмедер? Чәчрәп торган аралауда бу әрнүнең ни дәрәҗәдә булачагын күзаллавы да кыен, һәм бала күңеленә өсте-өстенә утырган юшкынның нәрсәгә әйләнәсен дә чамалавы кыен түгел. Үткен, чая ул-кызына өстенлек биргәннәр дә, аерым үзгә сәләтен күреп аралаганнар да, кайсыдыр кимчелеге, йомшаклыгы буенча яклаганнар да, кызганыч, азактан үкенергә мәҗбүр була. Әле алай гына да түгел, әти-әни аерып игътибар,наз, ярату биргән балаларның киләчәктә тормышы бөтенләй барып чыкмый.Бәлки бу да Аллаһының безне кисәтүе, гыйбрәт алырга чакыруыдыр? Уйлансак иде, һәр адымыбыз, сүзебез, гамәлебезне бизмәнгә сала белсәк иде...Бу балага игътибар күбрәк түгелме, монысын ешрак мактыйбыз, монысына әйберне күбрәк алабыз,монысын күбрәк иркәлибез түгелме? Миңа калса, моңа охшаш сораулар күңелебездә никадәр күбрәк һәм ешрак кабатланса,җаваплары да, “җимеш”ләре дә теләгәнчә һәм кирәгенчә булыр. Иң мөһиме, һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиештер.Шулай ук иге-чиге булмаган балага мәхәббәттә дә.Тиешенчә ярат, тиешенчә яраттыр, тиешенчә гадел бул- әти-әниләргә “югары”дан бирелгән “программа” шундыйдыр.Гади генә кебек үзе.Бәлки бөтен авырлыгы әнә шул гадилегендәдер.
12.02.2012
Просмотров (911)