Создать сайт
Понравился? Нажмите -
@ADVMAKER@

Балалар тәрбияләүдә әтиләр дәрәҗәсенең әһәмияте

Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы атадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин. Әлбәттә, сүз күркәм әхлакый сыйфатларга ия булган авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә ышануга нигезләнергә тиеш. Кызганычка каршы, авторитетын ялган нигезгә корган ата – аналар да шактый еш очрый әле. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр – гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң таралганнары. Әти кешенең иҗтимагый эшчәнлеге яшүсмер өчен зур әһәмияткә ия. Эштәге уңышлар гаиләдә сәламәт әхлакый атмосфера булдыруга юнәлдерелгәндә, аның авторитеты тагын да үсә, аңа тирә - юньдәгеләр, хезмәттәшләре һәм күршеләренең ихтирамы да ныклы була. Шуның өчен авторитет яуларга теләгән һәр ата – ана, бигрәк тә әтиләр җәмгыятькә файдалы эштә, тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәшергә, формалашып килүче яшь кешенең шәхесен ихтирам итәргә, аңарга даими игътибар һәм таләпчәнлек күрсәтергә, теләсә нинди очракта балага индивидуаль якын килә, аның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә ала белергә тиеш. Авторитетка ирешүдә әти кешенең үз – үзен яхшы тотуы, тотнаклы һәм әдәпле булуы аеруча мөһим. “Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә яки аңа акыл өйрәткәндә, яисә аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз,- ди А.Макаренко, ата –аналарга мөрәҗәгать итеп. – Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән һәм башка кешеләр турында ничек сөйләшәсез, ничек шатланасыз яки кайгырасыз, үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз – менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте зур.” Авторитет булдыруда шулай ук гаилә членнары арасындагы мөнәсәбәтләрне, балаларның тормышын һәм эшчәнлеген педагогик яктан дөрес оештыруның да әһәмияте зур. Моның өчен әти кешедән уллары яки кызларының индивидуаль үзенчәлекләрен, аерым үсеш чорларында аларга йогынты ясау алымнарын һәм методларын яхшы белү сорала. Мәсәлән, кечкенәләр өлкәннәргә турыдан – туры охшарга тырышсалар, яшүсмерләр исә аларга тәнкыйть күзлегеннән карыйлар. Кызганычка каршы, кайбер ата – аналар яңа шартларда авторитетларын саклау һәм ныгыту турында кайгыртмыйлар яки бала тәрбияләүнең җиңел юлын сайлыйлар. Бу хәл ялган авторитетка китерә. Ата – ананың авторитеты бетү балага гаять начар тәэсир итә. Әти - әнисеннән күңеле кайткан яшүсмер агрессив була, кайберсе хәтта өйдән чыгып китә. Мондый очракта ул, начар компания йогынтысына бирелеп, хокук бозуга яки җинаять эшләүгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Балалар аталарыннан үзләренә карата һәрвакыт игътибарлы булуны таләп итәләр, җитешсезлекләрне бик авыр кичерәләр, андыйларны хәтта ата итеп тә танымый башлыйлар. Бу хакта җиденче сыйныф укучысының иншасы күпләргә гыйбрәт булып яңгырый сыман. ”...Әтиемнең кем булып эшләвен мин белмим, - дип яза ул, - чөнки бу хакта аның безгә беркайчан да сөйләгәне юк. Миңа күптән түгел генә 13 яшь тулды. Ләкин әтинең “кызым” дип эндәшкән чагын хәтерләмим. Минем 6 ел мәктәптә уку дәверендә әтинең бер генә мәртәбә дә дәфтәремне яки көндәлегемне алып караганы булмады.” Күпчелек очракта без балага “Әле сез бала гына, тормышта сез нәрсә аңлыйсыз?” дигән ялгыш карашта торабыз. Ә чынбарлыкта алар өлкәннәрдәге барлык уңай һәм кире гадәтләрне күзәтеп кенә калмыйча, аңа объектив бәя бирергә тырышалар, тора – бара бу гадәтләр аларның үзләренә күчә. Юктан гына: “Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч,” - дип әйтмәгәннәр. Авторитетны ничек яуларга соң? Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, балага ягымлы, ләкин шул ук вакытта катгый мөнәсәбәтең, эзлекле һәм гадел, намуслы булуың белән ирешергә мөмкин дип саныйм. Бала белемле һәм оста кешеләрне генә үзенә авторитет саный. Мәгълүм булганча, көч белән, кычкыру яки физик җәза бирү юлы белән дәрәҗәне яулап булмый. Балаларың алдында авторитетың, дәрәҗәң булмаса, нишләргә соң? Бу очракта ата–ананың иҗтимагый активлыгы, эштәге уңышлары һәм начар гадәтләрдән арынуы зур роль уйный. Яшүсмерләр үз әти-әниләрендә бигрәк тә аеклык, уңганлык, ярдәмчеллек, гаделлек кебек матур сыйфатларны күрергә телиләр. Тәрбияче һәм укытучы, ана буларак, әти-әниләргә бала тәрбияләүдә берничә киңәш бирәсе килә. Беренчедән, сез – үз балагыз өчен тәүге үрнәк. Сезнең үз–үзегезне тотуыгызда ул иң яхшы сыйфатларны күрергә тели. Икенчедән, балагызның күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмагыз, ул барында беркайчан да ачуланышмагыз; чама хисен саклагыз; усал яисә “җебегән”, артык игътибарлы яки бөтенләй игътибарсыз; үтә кайгыртучан яки бөтенләй ваемсыз булмагыз. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: балалар – безнең киләчәгебез. Үзебезгә лаеклы алмашчылар әзерлик. Онытмыйк: һәр бала – шәхес. Аны олы тормышта үз урынын табарлык, әти-әнисенең кадерен белердәй, зур хәрефтән әйтерлек КЕШЕ итеп тәрбиялик!
12.02.2012
Просмотров (1511)