Создать сайт
Понравился? Нажмите -
@ADVMAKER@

Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?

Сигез-тугыз яшьләр чамасындагы кызчык, алдына энесе белән сеңлесен утырткан да, дөньясын онытып “укытучылы” уйный. Беренче сыйныфта тоткан портфеленнән үзе ясаган журнал, берничә китап алып, “укучыларына” белем бирә, укырга, язарга өйрәтә. Күрәсең, кызның бу шөгылен әнисе дә хуплый: шифоньер ишегеннән язу тактасы ясарга рөхсәт биргән. Мөслим 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызынның балачак истәлекләре “ укытучылы” уйнау белән бәйле. Үзен белгәннән бирле укытучы булырга хыялланган кызның юлына институтка кергәндә матди хәле һәм әтисез үсүе аркылы басса да, ул теләген барысы да балаларым дип яшәүче әнисе белән тормышка ашыру өчен Алабуга дәүләт педагогия институтына килә. Гайнелҗинан апаның барлык балаларына да тырышлык, эшкә бирелгәнлек кебек сыйфатлар хас. Укуын тәмамлап үз теләге белән Мөслимгә кайткан Гөлназга да хезмәтендә бу сыйфатлар нык ярдәм итә. “Мәктәп директоры Венера Кашаповна Хәйруллина фатихасы белән 1992 нче елның 15 августында Мөслим 2 нче урта мәктәбендә эшли башладым”,-дип искә төшерә Гөлназ Фәнисовна. – “Остазым Венера Кашаповнага мең рәхмәтлемем. Аның кул астында һәрнәрсәгә өйрәндем.” Укытучы хезмәтенең эше күптармаклы: дәрескә әзерләнәсеңме, ниндидер тәрбия чарасы күрсәтәсеңме, ата-аналар җыелышы үткәрәсеңме, әллә балалар белән экскурсиягә чыгасыңмы, һәммәсе дә үтә җаваплы, күп көч таләп итә торган хезмәт. Берьюлы йөзгә якын бала белән эшләргә кирәк, һәрберсенең белемле булуының синнән торуын укытучы бервакытта да онытырга тиеш түгел.Соңгы вакытта балалар бигрәк тә үзгәрде. Моңа аларның нинди гаиләдә тәрбияләнүе, урамда кемнәр белән аралашуы тәәсир итә. Читтән кайткан балалар бик күп. Укытучы һәрберсе белән аңлашып, уртак тел табып эшләргә тиеш. Моннан тыш әле өйгә ияреп мең төрле язу-сызу эше кайта. Барысы да төгәллек, пөхтәлек сорый. Монысына кайгырасы юк, болары Гөлназ Фәнисовнада җитәрлек. Гади эшче, белгечтән башлап барлык кеше дә укытучы кулыннан уза. Әнә шуңа күрә дә укытучы җәмгыятьтә төп фигураларның берсе булырга тиеш. Кызганычка каршы, 90нчы еллардан соң укытучының дәрәҗәсе барлык яктан да шактый түбән төште. Дөрес, менә хәзер “Яңа мәктәп” программасын тормышка ашыруда укытучыга төрле яклап игътибарны арттыру төп юнәлешләрнең берсе булып тора һәм бу зур өметләр уята. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы — җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы — кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче, зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче чиратта укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Коменский «Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк» дигән фикере белән бик хаклы. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Яңа заман укытучысы беркайчан да ирешелгән уңышлары белән генә чикләнеп кала алмый. Ул һәрвакытта да алга омтылырга тиеш. Минемчә, хәзерге заман укытучыларына сабырлык, тугрылык һәм еш кына рухи үсеш җитенкерәми, ягъни алар үз фәннәрен укытуда яңалыклар эзләми һәм башкаларны да кызыктыра белми. Дисциплина урнаштыруның төп коралын тавыш күтәрүдә генә күрәләр. Ә яшь укытучыларга тотнаклылык җитенкерәми. Бер сүз белән әйткәндә, яшь мөгаллимнәргә — тәҗрибә, ә өлкәннәренә хәрәкәт теләр идем. Әмма иң мөһиме: укытучылар үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга омтылырга тиешләр. Балаларның башын сораулар белән катырып, параграф ятлатып кына чын укытучы булып булмый. XXI гасыр укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Әлеге сыйфатлар минем яраткан укытучымда бар дип уйлыйм. Заман укытучысын мин нәкъ аның төсле итеп күз алдыма китерәм. Зур уңышларга ирешергә язсын, кадерле укытучым. Гайнетдинова Гөлназ Фанисовна- күптән үзе остаз. Инде хәзер аның күпьеллык хезмәтенә яшь укытучылар таяна. Намуслы хезмәте өчен укучылары да һәрвакыт куандырып тора. Фәнни конференцияләр, республика олимпиадаларында призлы урыннар алу моның ачык дәлиле. Үзе дә бер дә тик торырга яратмый. Әле яңа гына Мамадыштан фәнни конференциядән кайткан иде, инде яшь укытучылар белән мастер-класс үткәрергә йөри. Анысын гына уздырып җибәрде, укытучылар белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан Актанышка киткән. Гаиләсендә дә Гөлназ апа- үрнәк әни, яхшы хатын. Гайнетдиновлар гаиләсендә үскән егет белән кыз әниләренең йөзенә кызыллык китермәсләр, шәт. ...Бер кыз бала дөньясын онытып “укытучылы” уйный. Сумкасыннын журнал алып, күрше кызын язарга йөрәтә. Кем соң ул? Кечкенә Гөлназмы? Юк, бу- Чулпан.Ул шулай итеп кечкенәдән үк яраткан әнисенең һөнәрен үзләштерә... Гайнетдинова Чулпан Радик кызы, Мөслим районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе, 11 нчы А сыйныфы укучысы . Җитәкчесе: Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы
08.02.2012
Просмотров (1328)