Создать сайт
Понравился? Нажмите -
@ADVMAKER@

Әдәби әсәр укыту- үтә четерекле мәсьәлә

Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү- гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү укучыларга тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны укыгач, дулкынланасың, андагы вакыйгаларга һәм образларга карата төрле фикерләр туганын сизәсең. Дәреслекләрдә тәкъдим ителгән өзекләрне генә укып, әдәбият дөньясына бөтенләй кереп чума алмыйсың. Алар тиешле нәтиҗәне дә бирмәскә мөмкин. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Тулы бер романны 11 нче сыйныфта гына укытырга өйрәтеп булмый. Укучы башлангыч класслардан үк укырга күнегергә тиеш. Ә инде кече яшьтән үк китапка мәхәббәт уята алсаң, тормышның төрле хәлләрендә укучыларның үз фикерләре булачак.Укучы укып өйрәнмәгән булса, аңа берничә кызыклы әсәрнең сюжетын сөйләп күрсәтергә була. Уку елы башында 1-2 укучы әсәр белән танышса, соңрак ярты класста(10-15 укучы) әдәбият дәресенә карата кызыксыну уянса, бу инде укытучының зур уңышы исәпләнә. Чынлап та, укучылардан әдәби әсәр укыту үтә четерекле мәсьәләнең берсенә әйләнеп бара. Зур күләмле әсәрләрне дәрестә укып җитешеп булмый, аларны өйдә укырга кирәк. Ә инде укучы әсәрне берьялгызы укып чыга алган икән һәм анда язучының башка әсәрләрен, бөтен иҗатын белү теләге кузгалса, бу хәл укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле булуы турында сөйли.Укыганның эчтәлеген укучы иптәшләре алдында сөйли дә алса, бу инде аның теленең баюына, җегәрен ныгытуга булыша. “Эчтәлек сөйләү” гыйбарәсе бездә кайвакытта тискәре мәгънәдә кулланылды. Әмма эш-гамәлдә шулай да эчтәлек сөйләү белән еш очрашырга туры килә. Һәм ул кирәк тә. Хикмәт нәрсәдә соң? Эчтәлек сөйләү- сурәтләнгән вакыйгаларны, автор әйтергә теләгәннәрне үз сүзләрең белән кыскача гына әйтеп- сөйләп бирү, сюжетны бәян итү дигән сүз ул. Ә сюжет- әсәрнең иң мөһим, даими өлешләреннән берсе.Чөнки матур әдәбият тормышны хәрәкәттә, процесста чагылдыра. Ә сюжет әнә шул яшәеш агымын бирүгә хезмәт итә. Анализны, билгеле, эчтәлек сөйләүгә генә кайтарып калдырып булмый. Әмма аны бөтенләй кысрыклап чыгару да дөрес булмас. Борынгы грек философы, әдәбият галиме Аристотель дә күләмле әсәрләрнең эчтәлеген кыска, җыйнак итеп сөйли белүне осталык дип санаган, үзе “Илиада” кебек катлаулы һәм зур әсәрнең эчтәлеген кыскача гына бәян иткән. Җыеп кына әйткәндә, әдәбиятның бурычы әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерүдән, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу, әсәрләрне күбрәк укырга теләк уятудан һәм тәрбияләүдән гыйбарәт. Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы, "Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе" нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
06.02.2012
Просмотров (7018)